Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур Иделбаев урамга чыгудан мәхрүм ителде


Артур Иделбаев
Артур Иделбаев

Башкорт милли лидеры Артур Иделбаев тикшерү изоляторыннан фатирында сакта тотылуга күчерелде. Ул сорау алуларга йөрмәве өчен дип тикшерү изоляторына ябылган иде.

Артур Иделбаев ике җинаять эше буенча тикшерелде: бәйсез журналистларны кыйнау һәм дәүләт хезмәтендә эшләп бер үк вакытта эшкуарлык белән шөгыльләнү һәм зур күләмдә ришвәт алуы өчен.

Бәйсез журналистларны бәргәләгәне өчен ул шартлы өч елга хөкем ителде. Ә икенче җинаять эше өчен аңа ике елдан унике елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный.

Иделбаев матбугат министры урынбасары булган чорда эшкуарлык белән дә шөгыльләнгән, 400 мең сум ришвәт алуда да шикләнелә. Аеруча мөһим җинаятьләрне тикшерүче Азат Вахитов сүзләренчә, аңа җинаять эше буенча шаһит буларак элекке хезмәттәшләренә шалтыратырга, аралашырга, язышырга тыелган. Ул хәтта урамга чыгып һава сулаудан да мәхрүм. Бары тик балконга чыгып кына яз һавасы белән канәгатьләнә ала.
XS
SM
MD
LG