Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:18

Аталы-уллы Мөбәрәкләр сак астында калачак


Хөсни Мөбәрәк яткан хастаханәне полиция саклый

Хөсни Мөбәрәк яткан хастаханәне полиция саклый

Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк һәм аның ике улы 15 тәүлеккә сак астына алынган. Аларга карата тикшерү эше бара.

Хөсни Мөбәрәк атна башында прокуратурага чакыру алган иде. Әлеге хәлдән соң аның кан басымы күтәрелүе һәм йөрәк тибеше начарлануы әйтелә. Ул Шәрм әш-Шәйһта хастаханәгә озатыла.

Һәм менә бүген илнең баш прокуроры Мөбәрәкне 15 көнгә сак астына алу карарын чыгарды. Ул ята торган хастаханә хәрбиләр һәм полиция белән уратып алынган. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары Мөбәрәкнең дәваланырга Каһирәгә җибәреләчәген язса, икенчеләре ул Шәрм әл-Шәйһта калачак дип белдерә.

Аннан алда гына прокуратура Хөсни Мөбәрәкнең ике улы Гамәл һәм Алааны да 15 тәүлеккә төрмәгә ябу карарын чыгарды. Аларның коррупцион эшләре тикшерелә. Шәрм әш-Шәйһта сорау алганнан соң, полиция машинасы аларны Каһирә янындагы Тора төрмәсенә алып киткәндә, бер төркем ачулы халык артларыннан аяк киемнәре, сулы шешәләр ташлап каһәрләп калды.

Халык җавапка тартуны сорый

Гамәл һәм Алаа инде элегрәк сак астына озатылган дистәләрчә хакимият вәкилләрен тулыландырачак. Аларга карата шулай ук тикшерү эше бара.

Хөсни Мөбәрәкнең улы Алаа(с) һәм Гамәл
Хөсни Мөбәрәк һәм аның режимындагы җитәкчеләрнең 30 ел дәверендә кылган хокук бозуларны тикшерү халык таләбе нигезендә эшләнә. Алар бу режим кешеләре җаваплылыкка тартылырга тиеш дип саный. Соңгы вакытта моңа карата ризасызлык тагын да артты. Узган җомгада Каһирәнең Таһрир мәйданына кабат протест белдерүчеләр чыкты. Алар Хөсни Мөбәрәк, аның уллары һәм элекке хакимият вәкилләренә карата мәхкәмә эшләре алга бармаса, каршылык чарасын Шәрм әш-Шәйһта да дәвам итәчәге белән яный.

Хәзерге вакытта Мөбәрәкнең гыйнвар-февраль айларында протест чарасына чыккан тыныч халыкка карата ут ачуга катнашлыгы тикшерелә. Рәсми рәвештә анда үлүчеләрнең саны 365 кеше дип әйтелә. Әмма хокук яклаучылар чынлыкта корбаннар саны ике тапкырга күбрәк булуын белдерә.
Мөбәрәк үзе 11 февральдә вазифасыннан читләштерелгәч Шәрм әш-Шәйһка качкан иде. Әмма аны сорау алу өчен 11 апрельдә Каһирәгә чакырдылар. Ул авыру сәбәпле, анда бара алмаса да, прокуратура тикшерүчеләре сорау алу өчен үзләре хастаханәгә килде.

Мөбәрәктән сорау алу дәвам итәчәк

Хөсни Мөбәрәк
82 яшен тутыручы элекке президентның сәламәтлеге хакында тулы аңлатма бирүче юк. Хастаханә җитәкчесе Мөхәммәт Фаззалаһ «уртача» дип җавап биргән. Кайбер басмалар Мөбәрәк тикшерүдән качу өчен хастаханәгә кереп яткан дип язып чыкты.

Шул ук вакытта элекке президентны сак астыннан азат итү өчен аның тарафдарлары көч кулланырга мөмкин дигән сүзләр дә таралды. Әлеге хәлдән куркып булса кирәк, көннең икенче яртысында Мөбәрәккә каршы бер төркем халык хастаханә янына җыелды.

Әмма Мөбәрәк ята торган хастаханә көчле сак астына алынган. Элегрәк аңа һәм гаиләсенә Мисырдан чыгу тыелган иде. Шулай ук аларның банктагы акчалары туңдырылды.

Вашингтон Мөбәрәкнең сак астына алынуы турында рәсми белдерү ясамады. Бары ел саен уза торган “АКШ-Ислам дөньясы” форумында чыгыш ясаганда Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон гарәп кышы урынына җылыну килүенә ишарәләде.

“Бүген озынга сузылган кыштан соң яз башланды. Соңгы дистә елда беренче тапкыр озак вакытлы үзгәрешләр булдыру мөмкинлеге туды. Кешеләргә үз сүзләрен әйтү мөмкинлеге барлыкка килде”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG