Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40
Садри Максуди нотыгы (икенче өлеш)

1917 елның 25-28 март (7-10 апрель) көннәрендә Петроградта җыелган кадетлар фиркасе съезды мөселман-кадет мөнәсәбәтләренең киләчәге өчен бик мөһим була. Мөселманнар белән кадетлар арасындагы төп низаг сугыш һәм аның сәбәпләре өчен чыга. Кадет Родичев үз чыгышында Германия кайзеры белән Госманлы дәүләте солтанын мыскыл иткәннән соң, Садри Максуди чит ил матбугатында киң яңгыраш тапкан түбәндәге мәшһүр нотыгын сөйли.

Истанбул һәм Бугазлар хакындагы Родичевның сүзләреннән соң сезне хәзер күтәренкелек хисләре биләп алган. Без мөселманнар бу хисләрегезне уртаклашмыйбыз. Төркияне бетерергә, тар-мар итәргә без һич риза түгелбез. Төркиянең барлыгына һәм мәңгелегенә каршы булган сәясәткә безнең дини һәм милли хисләребез каршыдыр. Без мөселманнар, һәр кавем үзе теләгәнчә яшәргә тиеш дигән фикердәбез. Киләчәк солых һәр кавем өчен гаделлек һәм хөррият принципларына нигезләнсен. Безнең Төркиянең исән калуын теләвебез ватандарлыгыбызга, ягъни Русиягә мәхәббәтебезгә киртә була алмый. Үз ватаныңны ихлас йөрәктән ярату дин һәм чыгыш буенча якын халыкка, башка дәүләткә карата хәерхаһ булуга киртә була алмый. Сәяси хәлләр, тарихта һәм бүгенге көндә халыкларга ачык күренә. Исегездәдер, бу зур сугышның сәбәпләреннән берсе – сез русларның диндәш вә кандаш сербларны яклау хәрәкәтегез. Сербларга хәерхаһлык күрсәтү һичбер русның үз ватанын сөяргә киртә булмаган кебек, мөселманнарның Төркиягә карата хәерхаһлыгы да Русияне яратуларына киртә түгел.

Әфәнделәр!

Без мөселманнар Төркиянең башкаласын, пайтәхет башка кулларга күчүенә, аның Бугазлардан мәхрүм калуына, бу маддәләрнең солых шартлары рәтенә керүенә кискен рәвештә протест белдерәбез. Сез бу хосуста безнең хаклы булуыбызны күңелегез белән кабул итмәсәгез дә, һич булмаса, акылыгыз белән безне аңларга тырышыгыз.

Димәк, әгәр мөселманнарның уртак фикеренә әһәмият бирсәгез, әгәр мөселманнарның яхшы мөнәсәбәте сезгә кирәк булса, сез мөселманнарның фикеренә дикъкать итегез, дигән идем. Хәзер ап-ачык һәм катгый итеп әйтәм: әгәр сез мөселманнарның сезгә күркәм карашта булуын теләсәгез һәм бу күркәм карашны тәкъдир итсәгез, солых шартлары арасыннан Бугазларны һәм Истанбулны алу мәсьәләсен чыгарыгыз. Бу мәсьәлә програмыгызда булмасын. Минем сезгә ныклап тәкъдим иткән әйберем менә шуннан гыйбарәт".

Сәяси фирка съездында дошман илне (Госманлы Дәүләтен) яклап диярлек нотык сөйләү асылда зур кыюлык таләп иткән, әлбәттә. Садри Максудиның бу кыю чыгышы "Речь" газетында да урын ала. Шул ук көнне (26 мартта) кадетлар фиркасе съездында Мәскәү делегаты Кокошин сүз ала. Ул Мәккәдәге вакыйгаларга сылтап, сугышта мөселманнар арасында бердәмлек юклыгын, шул сәбәпле Садри Максуди дәгъвасының Русия мөселманнары белән төрекләр арасында бергәлек һәм теләктәшлеккә дәлил була алмавы хакында лаф ора һәм аның сүзләре делегатлар тарафыннан алкышлана. Әмма башка бер оратор, Н.А.Гредескул, Бугазлар мәсьәләсендә партиянең империалистик позициясен тәнкыйть итеп чыга һәм фиркадәшләренең ачуына дучар була.

Фикер алышулардан соң тәкъдимнәр тавышка куела. Садри Максуди тавыш бирүдә катнашмый. Ул, күрәсең, милли оешмаларның фикерен белмичә торып, кадетлар белән мөнәсәбәтләрен өзәргә ашыкмый. Әйтергә кирәк, арада сәүдәгәрләр, вак сатучылар, эшчеләр, язучылар, шәкертләр һәм кадетлар съездыннан элек төзелгән хатын-кызлар вәкилләреннән торган Мөселман халык комитеты Садри Максуди белдергән дәгъваны яклап чыга.

Комитет кадетлар фиркасе әгъзасы, тышкы эшләр министры Милюковка ризасызлык белдерү өчен, җыелыш оештыра. Анда чыгыш ясаучылар кадетларның империалистик сәясәтне дәвам иттерүләре, шул сәбәпле мөселман-кадет хезмәттәшлеге өчен мөмкинлек калмавы турында әйтәләр. Садри Максуди кадетлар фиркасеннән чыга. Икенче яктан Алихан Бүкәйханов, гәрчә ул мөселманнардан тартып алынган җирләрне кайтаруны таләп итеп чыгыш ясаган булса да, кадетлар аны партиянең Үзәк комитетына сайлый. Шулай итеп, кадетлар бер таш белән ике кошны бәреп төшерергә ягъни, бер яктан, мөселман бердәмлеген какшатырга, икенче тарафтан бер өлеш мөселманнарны (биредә - казакъ-кыргызларның) яклавыннан файдаланырга теләгәнлекләрен күрсәтә.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG