Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (23)


Русия Думасында мөселман партиясеннән бер төркем
Русия Думасында мөселман партиясеннән бер төркем

1917 елның апрель-мае: җыелыш артыннан җыелыш (1)

Русия халкының Вакытлы хөкүмәттән озакка сузылган сугышны туктату юнәлешендә "тылсымлы" чаралар күрүен көтеп тә, нәтиҗәсе чыкмагач, икенче яктан, инкыйлабчы төркемнәрнең бу режимны җимерергә теләүләре Русиядә болай да киеренке иҗтимагый, икътисади һәм сәяси һаваны тагын да кискенләштерә башлый. Гомуми буларак, "мөселманнар" дип аталган Русия төркиләре дә бу шартлардан файдаланып, башка сәяси һәм этник төркемнәр кебек үк, үз мәсьәләләрен хәл итү юлларын эзләргә керешә. Әгәр Садри Максуди шикелле сәяси тәҗрибә ияләре "Русия мөселманнарының барысын да колачлардай сәяси хәл итү чарасын табарбыз" дигән өметтә хакимият һәм парламент белән килешү мөмкинлекләрен эзләсә, бер төркем активистлар, үзләрен борчыган мәсьәләләрне үзәккә белдерү максаты белән, җирле сәяси җыелышлар оештыра. 1917 елның апрель ае мондый җыелышларга иң бай булган дисәк әлләни ялгышмабыз. Әлбәттә, бөтен бу мәҗлесләрнең даталарын, урыннарын һәм эчтәлекләрен белү мөмкин түгел кебек күренә. Шулай да, без аларны төбәкләргә бүлеп, иң мөһимнәрен күрсәтергә тырышачакбыз.

Кырым

Кырымда сәяси эчтәлекле чыгышлар 17(30) мартта башлана. Шул көнне Акмәчеттә мәчет алдында җыелган халык кызыл байраклар, "азатлык, тигезлек, туганлык һәм гаделлек" дип язылган шигарьләр күтәрә. 25 мартта (7 апрель) Акмәчеттә "Баян" исемле залда Кырымның төрле төбәкләреннән килгән күпсанлы вәкилләр түбәндәге биш маддәле карар кабул итәләр.
  1. Кырым татарлары өчен милли-мәдәни автономия игълан ителергә тиеш;
  2. Мөселман рухани идарәсе һәм Таврида мөфтие җитәкләгән вакыфлар комиссиясе бетерелергә тиеш;
  3. Вакыфка караган 95 499 гектар җир һәм 800 мең сумлык фонд Кырым мөселманнарына кайтарылырга тиеш;
  4. Яңа мөфти һәм Вакыфлар комиссиясе сайланырга тиеш;
  5. Башкарма комитетка делегатлар сайланырга тиеш.
Бу карар нигезендә Ногман (Нуман) Чәләби Җиһан, Таврида (Кырым) мөфтие, Җәгъфәр (Җафәр) Сәйдаһмәд (Кырымер) Вакыф комиссиясе рәисе итеп сайланалар һәм 45 кешедән торган Башкарма комитеты билгеләнә. Карар һәм сайлау турында Петроградка телеграмма җибәрелә.

Күргәнебезчә, кабул ителгән карарда кеше куркытырлык һәм хакимиятне котыртырлык маддәләр юк. Башка төрле әйткәндә, Кырым татарлары үзәк белән яхшы мөнәсәбәттә булырга, тик теләкләренә тиешле дикъкать ителүен телиләр. Хәер, Вакытлы хөкүмәт, Баязитов белән булган кебек үк, Кырым мөфтиен дә үзе урыныннан алган иде.

25 апрельдә (8 май) Кырым татарлары кабат җыелыша. Бу юлы максат Украина Радасының Кырымны да кушып бәйсез Украина дәүләте төзү планнарына карата мөнәсәбәт билгеләү була. Нәтиҗәдә Кырым автономиясе мәсьәләсен карау кирәклеге кабул ителгән карар белән беркетелә.

Кавказ

Бу төбәк мөселманнарының иң зур җыелышы 16(29) апрельдә Бакуда үткәрелә. Анда 300гә якын делегат катнаша, рәисе Галимәрдан Тупчыбашы була. Корылтай, нигездә, төрекчеләр, исламчылар һәм социалистларның үзара көрәш мәйданына әйләнә. Әгәр төрекчеләр Русиянең киләчәк идарә рәвешен федератив принципларга нигезләнгән дәүләттә күрсәләр, калган ике төркем унитар системаны калдырып, хөкүмәттән мөселманнар өчен бары кайбер хокуклар таләп итүгә өстенлек бирәләр. Озак кына бәхәсләшкәннән соң, делегатлар Русиядә федератив дәүләт системасы урнаштырылырга тиеш дигән фикергә килә һәм бу хакта карар да кабул итә.

Дала һәм Төркестан губерналары

1917 елның 1(14) апрелендә Оренбурда Алихан Бүкәйханов җитәкчелегендә I Казакъ корылтае җыела. Ләкин, бу җыенга бөтен төбәкләрдән казакъ вәкилләре килә алмау сәбәпле, 18 апрельдә (1 майда) Алматыда Җайнаков рәислек иткән тагын бер корылтай оештырыла. Мәҗлесләр шулай ук Зайсанда һәм Җаекта үткәрелә. Болар барысы да соңга таба казакълар өчен тупраклы (территориаль) автономиясе таләп итәчәк "Алаш Урда" хәрәкәте оешуга җирлек әзерләгәне билгеле.

Әйтергә кирәк, Төркестан губернасында иң әһәмиятле корылтайны Вакытлы хөкүмәт җыя. Төркестан зыялылары "Шураи ислам" җәмгыяте оештыралар, икенче яктан, мулла Шир Али Лапин җитәкчелегендәге консерваторлар башка бер төркемгә туплана. Ике оешма үзара килешә алмый. Шул шартларда Вакытлы хөкүмәт ике төркемнең дә вәкилләре һәм руслар (барлыгы 450 кеше) катнашында Ташкентта 16-23 апрельдә (29 апрель-6 май) корылтай үткәрә. Делегатларның 93 процентын руслар тәшкил итә. Җыенда Русиянең киләчәктәге идарә системасы турында уртак фикергә киленми, ләкин бераз соңра "Милли мәркәз" исеме белән искә алыначак "Мөселман мәркәзи Шурасы" төзелә.

Башка тарафтан, ул вакытта әле Русия химаясе астындагы Бохара ханлыгында, татарлар тәкъдиме белән, 17(20) апрелендә җыелыш үткәрелә, ләкин Бохара статусын исәпкә алып, анда бары "Мөселман хәйрия җәмгыяте" генә оештырыла.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG