Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (24)


Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
1917 елның апреле-мае: җыелыш артыннан җыелыш (2)

Идел-Урал

Һәртөрле сәяси җыелыш һәм корылтайлар иң күп оештырылучы төбәк, лбәттә, Идел-Урал була. Гәрчә татарлар Казан халкының бары 20% чамасын гына тәшкил итсә дә, биредә корылтайлар бик еш җыела. Бу хәл Казанның Русия мөселманнары өчен рухи һәм мәдәни үзәк булуы белән аңлатыла. Моннан тыш, бу шәһәр Русия башкаласы Петербурга башка мөселман төбәкләренә караганда якынрак булуы да зур әһәмияткә ия була.

Шулай да, Казандагы татарлар сәяси мәсләк җәһәтеннән бер-берсеннән шактый аерылып тора. Биредә либераллар да, радикаль милләтчеләр дә, кадимче дин әһелләре дә, һәртөрле социалистлар да була. Ләкин либераллар яки милләтчеләр дә төрле төркемнәргә бүленә.

Фуат Туктаров
Казан "Мөселман комитеты" (соңра таба ул "Казан Мөселман Шурасы" дип исемләнәчәк) җитәкчесе итеп Фуат Туктаров сайлана. Ләкин мөселман социалистлары (булачак коммунистлар) Мулланур Вахитов, Шаһид Әхмәдиев һәм башкалар, Туктаровны Мәскәүдән килгәне өчен "чит-ят" дип санап, аңа өстән генә караган кешеләр комитет эшенә комачау итәләр, бу исә милли хәрәкәткә зыян китерә. Тик Фуат Туктаров болардан куркып тормый, хәтта бер вазифасы өстенә тагын берсен үзенә йөкли: Казан шәһәр идарәсендә мөселман фракциясе рәисе була. Бераздан ул Габдулла Баттал белән бергә "Корылтай" газетын чыгарачак әле. Нәкъ менә Туктаров һәм аның иптәшләре әйдәве белән, 9(22) апрельдә Казанда мөһим җыелыш үткәрелә.

Анда Русия мөселманнары тарафыннан соңрак алга сөргән таләпләргә нигез ташы булачак һәм кайнар бәхәсләр узачак түбәндәге таләпләр бәян ителә:
  1. Русия федератив халык җөмһүрияте булырга тиеш.
  2. Русиянең һәр төбәгендә милли азчылыкларның хокуклары якланырга тиеш.
  3. Милли тормышка һәм халыкларның автономияле идарәсенә (бигрәк тә татарларныкына) булышлык күрсәтелергә тиеш.
  4. Мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә төрек-татар теле рәсми оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә кулланылырга тиеш.
  5. Бөтен халыкларның, аерым алганда татарларның да санына карап, рәсми вазифалар бирелергә тиеш.
  6. Русиядә һәр халык руслар белән бертигез хокукта булырга тиеш.
  7. Хатын-кызлар ирләр белән бертигез хокукка ия булырга тиеш.
  8. Мөселман гаскәриләр үз бүлекләрендә хезмәт итәргә тиеш.
  9. Себер һәм Төркестанның руслар тарафыннан колонизацияләнүе туктатылырга тиеш.
  10. Сугыш мөмкин кадәр иң кыска вакыт эчендә туктатылырга тиеш.
Бу җыелыш узган көннәрдә татар-башкортларның мөһим мәдәни үзәкләреннән Уфада да әһәмиятле җыенга әзерләнәләр. Аны оештыручы Дәүләт думасы депутаты, Вакытлы хөкүмәт тарафыннан Уфага комиссар итеп билгеләнгән Бинъямин Әхтәмов була. Уфа мөселманнары I корылтае 1917 елның 13-17(17-20) апрелендә үткәрелә. Анда "Мөселманнар арасында гражданлык фикерен тарату оешмасы" төзелә. Аның төп максаты гыйльми сыйфатта билгеләнә: мөселманнарны сәяси тормышка әзерләү була.

Әхтәмов бу максатка ирешү юлында Уфадагы Мөселман Рухани Идарәсеннән ярдәм итүләрен үтенә. Үтенеч "Кояш", "Йолдыз" (Казан), "Тормыш" (Уфа), "Вакыт" (Оренбур) һәм "Ил" (Мәскәү) газеталарында басылып та чыга. Әхтәмовның корылтайда нотык сөйләгәндә Вакытлы хөкүмәтнең "яңа яуланган хөрриятне яклау өчен сугышны дәвам иттерү кирәк" дигән сүзләре делегатларның күпчелегендә яклау тапмый.

Корылтайда сулларның вәкилләре буларак катнашкан танылган язучылар Галимҗан Ибраһимов белән Фатих Сәйфи-Казанлы җир мәсьәләсен күтәреп чыгалар. Ләкин, Әхтәмов җирбиләүчеләрне үзенә каршы аякландырмас өчен тәкъдимне катгый рәвештә кире кага. Ибраһимов һәм Сәйфи-Казанлы ризасызлык йөзеннән корылтай узган залны ташлап чыгалар. Нәтиҗәдә корылтай кискен булмаган йомгак белдерүен игълан итә. Бу җыенда катнашканнар арасында алга таба Уфа Мөселман Шурасы рәисе итеп сайланачак Гомәр Терегулов та игътибар үзәгендә була.

Корылтайның нәтиҗәләре сул карашлы төркемнәрне канәгатьләндермәсә дә, ул Уфада үткәрелгән тәүге мөһим мөселман җыелышы буларак тарихка кереп калды. Берничә атна эчендә Бәләбәй, Эстәрлетамакта һ.б. җирләрдә корылтай нигез салган оешманың бүлекчәләре ачыла.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG