Accessibility links

Разил Вәлиев: «ЛДПР кануны милләтара мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә мөмкин»


Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов (с), мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев
Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов (с), мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев

ЛДПР фиркасе депутатлары керткән Русия халыклары телләрен өйрәнүне чикләүче канун өлгесен хупламыйча, Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай дип белдерде.


13 апрельдә Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү комиссиясе белән берлектә утырышы узды. Монда “Русия халыклары телләре турында”гы канунның 10нчы маддәсенә һәм “Мәгариф турында” канунның 6нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында” канун өлгесе дә каралды.

Күптән түгел әлеге канун өлгесе Русия дәүләт думасы утырышында ЛДПР фиркасенең бер төркем депутатлары: В.Жириновский, И.Лебедев, С.Иванов, М.Рохмистров тарафыннан кертелгән иде. Аның нигезендә, милли телләрне үзенең туган теле дип санаган кешеләр генә мәҗбүри өйрәнергә тиеш.

Русия Дәүләт думасы депутатлары билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта кайбер Русия төбәкләрендә төп милләтләрнең телләрен мәҗбүри укыту турында карарлар кабул ителгән. Әйтик, Саха Якутия, Башкортстан һәм Татарстан республикаларында мәктәп укучылары дәүләт теле буларак рус телен генә түгел, ә татар, башкорт, якут телләрен дә өйрәнергә тиеш. ЛДПР фиркасе депутатлары фикеренчә, бу башка фәннәрне өйрәнүгә зыян китерә һәм республикаларда яшәүче русларның һәм туган телләре рус теле булган башка милләтләрнең хокукларын боза.

Утырышта бу канун өлгесе провокацион, хәтта экстремистик, дигән сүзләр дә ишетелде. Моңа аңлатма биреп, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев болай диде:

«Без әлеге канун өлгесе белән һич килешә алмыйбыз. Бу милләтләр арасында киеренкелек тудырырга мөмкин. Чыннан да депутатлар арасында моны хәтта экстремистик канун өлгесе дип әйтүчеләр булды. Без бүгенге көндә республикада татар һәм рус телләрен, Татарстанның дәүләт телләре буларак, бертигез күләмдә укытабыз.

Дөньяда иң зур гаделлек тигезлектә. Бу канун проекты шушы тигезлекне бозарга мөмкин. Әгәр дә без бер-беребезнең телен беләбез икән, бу төрле милләтләрнең бер-берсен аңлашып яшәвенә булышлык итә. Ниндидер бер телне чит санап, ул тел минем туган тел түгел дип, аны өйрәтмәс өчен канун кабул итү халыклар арасындагы дуслыкка хезмәт итми.

Шуның өчен без бу канун өлгесенә каршы, ул кабул ителсә, безнең илдә милләтләр арасында мөнәсәбәт кискенләшергә мөмкин», диде Разил Вәлиев.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов имзалаган бәяләмәдә бу канун өлгесенең Русия халыклары телләрен өйрәнә алган кешеләр санын чикләве билгеләп үтелә. Бу исә туган теле булмаган, әмма телләрне өйрәнергә теләүчеләргә төрле каршылыклар тудырырга мөмкин.

Министр билгеләп үткәнчә, әлеге канун өлгесе Русия конституциясенә һәм “Мәгариф турында”гы кануннарга каршы килә. Чөнки конституция милли республикаларга үз дәүләт телләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. “Мәгариф турында” канун нигезендә дә туган телләрне өйрәнү Русия субъектлары кануннары тарафыннан көйләнә.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары федераль кануннарга каршы мөрәҗәгатьләр язып, уңай нәтиҗәләргә бик сирәк ирешә. Әмма моңа карамастан, милли үзаң сүнеп барганда, туган телләрне юкка чыгару турында хыялланучы ЛДПР фиркасенең канун өлгесен Татарстан депутатлары туктатырга өметләнә.
XS
SM
MD
LG