Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Рафаэль Мостафин вафат


Казанда озак авырудан соң язучы һәм әдәби тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин вафат булды.

Мостафинга 14 май көнне 80 яшь тулган булыр иде.

Язучы 1931 елда Татарстанның Баулы шәһәрендә туган. Казан Дәүләт Университетында тарих-филология факультетында белем алып чыккач төрле елларда Казан телевидениесендә, "Казан утлары" һәм "Татарстан" журналларында эшләгән, КДУ журналистика факультетында укыткан.

Рафаэль Мостафин үз эшчәнлегенең зур өлешен шагыйрь Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә багышлады.

2006 елда язучы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүдәгенә лаек булды.
XS
SM
MD
LG