Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары җанисәпкә ризасызлык белдерә


Җанисәп нәтиҗәләренә ризасызлык чарасы
Җанисәп нәтиҗәләренә ризасызлык чарасы

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре 7 апрель көнне Уфада чираттагы пикетын оештырды. Анда республикада үткәрелгән җанисәп нәтиҗәләренә ризасызлык белдерелде.


Урам җыены Уфа үзәгендәге Кунаксарай сәүдә-ял итү үзәге каршындагы мәйданда үтте. Анда Башкортстанның Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары, җәмгысе егермедән артык кеше катнашты. Пикетта катнашучылар төрле эчтәлекле шигарләр тотып торды. Алар арасында җанисәп нәтиҗәләренең ялган булуы хакында булганнары да, Бәләбәй татар гимназиясенә басымны туктату таләбе язылганы да бар иде.

Җанисәп нәтиҗәләренә ризасызлык чарасы
Мәгълүм ки, Русиядә узган елда үткәрелгән халык исәбен алуның тәүге нәтиҗәләре рәсми төстә бәян ителгән иде. Башкортстан статистика идарәсе башлыгы Әкрам Ганиев та республика буенча уздырылган җанисәпнең беренче йомгакларын мәгълүмат чараларына җиткерде.

Әкрам Ганиев биргән мәгълүматлардан күренүенчә, Башкортстанда милләтләр нисбәтенә караганда, саннар 2002 елда үткән җанисәптәге белән бер чама икән. Менә шушы белдерү Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләренең ачуын кабарткан. Чөнки алар да, республикадагы башка татар милли оешмалары да, 2002 елда үткән халык исәбен алу барышында хәрәмләшүләр коточкыч дәрәҗәгә җитте һәм татарлар саны ясалма киметелеп, башкортлар киресенчә арттырылды дип белдерә килде.

Бу җанисәптә исә татар җәмәгатьчелеге республикага яңа хакимиятләр килгәч, хәл үзгәрер һәм милләтләр нисбәте ялганлашуларсыз гына күрсәтелер дип өметләнүен әйтте. Әмма статистика идарәсе җитәкчесе Әкрам Ганиев әйткән мәгълүматлар татар оешмалары вәкилләре өметләрен акламады.

Рәмил Хөсәенов
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рәмил Хөсәенов, әле җанисәп нәтиҗәләре тулысынча рәсми игълан ителми торып, Әкрам Ганиевның милләтләргә караган өлешендә ясаган белдерүе канунсыз дип белдерде. “Без төрле районнарда татарларны башкорт дип яздырган очраклар турында бихисап дәлилләр тупладык”, ди Рәмил Хөсәенов.

Рәмил әфәнде сүзләренчә, халык исәбен алуның милләтләргә караган өлешендә татарлар тагын күпләп башкорт дип яздырылган очраклар баштан ашкан.

“Тулы рәсми мәгълүматлар игълан ителү белән, без шул очраклар буенча мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итә башлаячакбыз. Ә аңа кадәр урам җыеннары, пикетлар оештыруны дәвам итәчәкбез”, ди Рәмил Хөсәенов.
XS
SM
MD
LG