Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗит: “Иртәгәге көн куркыта, чөнки запас юк”


“Безнең гәҗит”нең соңгы саны “Азатлык” башлаган теманы дәвам итеп, уртача хезмәт хакына бәйле фикерләрен җиткерә. Кутушев якын тирәдәге танышларының эш хакларын санап чыга, сүзләрен мисаллар белән дәлилләргә тырыша.


Уртача хезмәт хакы – халык арасында иң еш кабатлана торган сорауларның берсе. Һәр кеше, күршесе күпме ала, 20 мең алса, нигә ул аның кадәр ала да, минем 13 кенә дип, эченнән генә уйлап куя.

Таныш-белеш күпме ала?!

“Безнең гәҗит”нең даими авторы Кутушев та Татарстан районнарындагы халыкның якынча күпме акча алып яшәвен белгәч, мәкалә язарга утыра. Ул республиканың икътисад министрлыгының тормыш шартларын бәяләгән мәгълүматларны шик астына куя.

Теге яки бу кешәдән, дус-таныштан, “Эш хакың күпме?” дип сорау элегрәк тәрбиясезлек итеп кабул ителсә, бүген ул гадәти күренешкә әйләнеп бара. Язма авторы да, “Кәгазьдә бар – тормышта юк”ны дәлилләү теләге белән үзенең һәм таныш-белешләренең кесәләрен “капшый”.


“Инде 30 ел мәктәптән башка дөньяны белмәгән бер фидакарь танышым бар. Аның ай саен “уч тутырып” 11 мең сум тирәсе алганын белдем. Ә аларның мәктәпләрендәге яшь укытучылар 7-8 мең сумга көн күрә икән.

Кеше акчасын санауны дәвам итик. Абыем – бер оешмада шофер. Авыр техникада эшли. «Гел эш булып тормый, 10–15 мең сум чыга инде, кая барасың бу яшьтә», – диде ул. Моның белән тормыш алып барып булмавы сәбәпле, төннәрен, ял көннәрендә каравыл тора. Аннан 6 мең сум чамасы эшләп ала… Шулай итеп, ялсыз, йокысыз 20 мең!!! Бу абыемның хөкүмәт биргән уртача күрсәткечкә якынаерга җан-фәрман тырышуыдыр инде”, ди Кутушев “Кәгазьдә бай – тормышта юк ...” язмасында.

Халык тиеннәр саный

Сәйдулла әфәнде түрә белән эшче халык арасында аерма зурайганнан-зурая баруын әйтә. Шунда ук Кутушев, эшче директорның күпме акча алуын белә алмый, ди. Ләкин бүген инде күпчелек халык директорларның эш хакын чамалый, шуңа да беркемнең дә “тиенгә” артык кыймылдыйсы килми икән.

“Аллаһы Тәгалә тигезлектән, сәламәтлектән генә аермасын. Хатын белән икебез көн-төн эшләп торганда гына – яши, балаларыбызны үстерә алырбыз. Ә иртәгәге көн куркыта, чөнки запас юк. Көнендә ашап бетереп барабыз”, диелә “Безнең гәҗит”нең соңгы санында. Бу җөмләләр күпләрне сискәндереп җибәргәндер мөгаен, чөнки күпчелек запассыз яши...
XS
SM
MD
LG