Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Апрель азагында җырчы Илшат Вәлиев Татарстан һәм Башкортстан якларында концерт куярга җыена. Казандагы тамаша 26 апрельдә Габдулла Тукай туган көнне булачак.


Илшат халык җырлары белән бергә поп стилендә дә җырлый. Танылган җырчы Казан студиясенә кунакка “Мәйдан” концерт агентлыгы директоры, дусты – Вилсур Хәлимов белән килде.

Рөстәм Исхакый. Илшат сезне яшь классик җырчы буларак тәкъдим итәләр. Димәк татар халкының борынгы җырларын күбрәк башкарасыз?

Илшат Вәлиев һәм Вилсур Хәлимов
Илшат Вәлиев. Үземне классик җырчы дип әйтмәс идем, ләкин мин классик музыкага гашыйкмын. Ул әсәрләрне дә репертуарыма кертәм. Замана да үз таләпләрен куя, эстрада җырларын да, классиканы да тигез алып барырга тырышам. Болардан тыш чит ил җырларын, итальян көйләрен үзләштерә башладым.

Рөстәм Исхакый. Вилсур әфәнде ни өчен нәкъ менә Илшат Вәлиев белән хезмәттәшлек итәргә булдыгыз. Бүген бит артистлар бик күп...

Вилсур Хәлимов. Илшатның киләчәге өметле күренә, татар җырына бәйле күп бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар алды. Илһам Шакиров исемендәге бәйгедә лауреат булу, халыкара “Татар җыры” фестивале дисеңме...

Илшат Вәлиев. Әйе, бүгенге көндә ике "Алтын барс"ым бар. Җыр-моң бәйгеләрендә студент елларыннан ук катнашып киләм. Гел җиңүләр генә булмады, беренче турдан төшеп калган вакытлар да булды. Абынып егылдым, аннан тагын аякка бастым.

Илшат Вәлиевның беренче тапкыр сәхнәгә менү мизгелләре
Бәйгеләрдә катнашу җырчыга трамплин кебек, ниндидер бер этәргеч бирә. Анда лауреат булудан тыш әзерлек барышы да мөһим. Җырчыга осталыгын арттырырга мөмкинлек туа. Үзеңне-үзең тартып, өскә менгерәсең.

Соңгы тапкыр ел башында Кырымда – Евпатория (Кизләү) шәһәрендә үткән “Шәрык базары” халыкара җыр фестивалендә катнашып финалга үттем, лауреат исеме алдым.

Кырымга баруның сәбәбе ял итү иде, ләкин әлеге чара турында ишеткәч, ике куянны бергә тотарга булдым. Татарстанның мәдәният министрлыгы аша фестивальгә юллама алдым. Бәйгедә төрле илләрдән 150дән артык җырчы бар иде. Шулар арасыннан мин татар җыры башкарып финалга үттем. Украина һәм Беларус телевидениесендә фестиваль турыдан-туры эфирда күрсәтелде.

Вилсур Хәлимов. Җыр бәйгеләре дигәннән, аларда җырчы катнаша да, ул чара үткәч, җиде юл чатында калырга мәҗбүр була. Без студент вакыттан ук уйлап йөри идек: әйдәгез бер оешма, төркем оештырып үзебезне-үзебез күтәрик дип. Аллага шөкер, шул ниятләр тормышка ашып бара. Илшат белән бер-беребезне күп еллар беләбез, гаилә дусларына әйләндек, кунакларга йөрешәбез.

Илшат Вәлиев
Илшат Вәлиев. Без икебез дә – Башкортстан егетләре. Бер-беребезгә булышып, бердәм булып яши бирәбез. Эштә дә, өйдә дә дуслар!

Шушы көннәрдә гастрольләребез башлана, 23нче апрельдә Башкортстанның Октябрски шәһәрендә, 24е – Әлмәттә, 26сы – Казанда Филармония концерт залында концерт куярга әзерләнәм. Татарстан башкаласындагы тамашабыз бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне була, концертта аның сүзләренә язылган җырлар да яңгыраячак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG