Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

“Талибан” заманында Әфганстандагы туйларның барышын әхлак полициясе күзәтә иде. Хәзер исә бу тәртип киредән кайтырга мөмкин. Илнең юстиция министрлыгы бу хакта яңа канун өлгесе тәкъдим итте.

Туй күлмәге шәригатькә туры килергә тиеш. Юстиция министрлыгы тәкъдим иткән канун өлгесендә каралган бу тәртип Әфганстан башкаласы Кабулдагы халыкта ризасызлык тудырды. Алар бу яңалыклар кабат талиблар чорына кайтуны хәтерләтә дип саный. Шуларның берсе - әле генә Кабул дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган Габдул Сами Сафи туй күлмәген сайлау һәркемнең үз шәхси эше булуын әйтә.

“Ничек киенү ул һәркемнең үз эше. Мондый шәхси мәсьәләләргә тыкшыну ул инде кешеләрнең гаилә тормышына кысылу булып тора. Мин туйларның контрольдә тотылуына каршы. Кешеләрнең шәхси яисә гаилә эшләренә тыгылу бу бернинди кысага сыймый”, ди ул.

Габдул һәм тагын кайбер яшьләр бу канунга каршы булулары турында “Азатлык”ның әфган редакциясе уздырган ток-шоуда белдерде. “Яңа фикер” дип аталган бу тапшыру яшь әфганнарны җыеп дәүләт сәясәте турында сөйләшүләр уздыра. Һәм мондый тапшырулар Әфганстанда сирәк күренеш.

Кабул шәһәрендә туй бара
Туйлар заманча уза

Беренче карашка, яңа канун алай бәхәсле дә тыелмаска мөмкин. Чөнки юстиция министрлыгы туйлардагы чикләүне исраф мәсьәләсе белән аңлата. Ягъни туй уздыру өчен бик күп акчалар тотылуын әйтә. Кәләшкә күлмәк алу аеруча да кыйммәткә төшә. Һәм шул сәбәпле күп кенә әфганнар гаилә кора алмый икән. Ә кайберләре кәләшкә күлмәк алу өчен бурычка ук кереп бата.

Әмма бу канун шулай ук туйларны күзәтү өчен комитетлар төзүне дә истә тота. Андагы вәкилләр хатын-кызлардагы киемнәрнең “тыйнак” булуын, туйга килгән ир затлары белән хатыннарның туганнар булмаган очракта бер бүлмәдә бер-берсенә якын утырмавын контрольдә тотачак. Әфганстанда Көнбатыш кыйммәтләренең үтеп керүе арта барганда, яшьләр моны үзләренең иреген чикләү буларак кабул итә.

Хәзер инде туйлар Көнбатыштагы кебек дүрт-биш катлы матур итеп төсле пыялалардан ясалган биналарда уза. “Талибан” идарәсеннән соң мондый заманча, төрле утлар белән яктыртылган биналар һәрбер шәһәрдә диярлек төзелде. Шуларның иң танылганы кечкенә Эйфель манарасын хәтерләткән “Париждагы кич” дип аталган сарай янына утыртылган җимеш агачлары утлар белән бизәлгән, туйга Лимузин машиналары тәкъдим ителә.

Бу иркен сарайда туй уздыру өчен төрле бүлмәләр бар. 1 мең 200 кеше сыешлы бу залны яллау өчен берничә мең доллар түләргә кирәк һәм ул егет гаиләсенең җилкәсенә төшә. Ләкин бу бина төне буе бары аларның карамагында гына булачак. Анда кунаклар үзләрен өйдә кебек иркен хис итә ала.

Монда хатын-кызлар Һолливудтагы кебек “ачык” күлмәкләрдән йөрергә мөмкин, парлы биюләр дә тыелмый.

Кабулда туйлар шундый зур сарайларда уза

Туйларның бәясен һәм колач җәеп уздыруны искә алганда, кайберәүләр бу яңа канун өлгесен хупларга да мөмкин. Хәзерге вакытта президент Хәмит Карзаига тапшырылган әлеге тәкъдимнәрдә кунакларның санын 300дән дә арттырмау һәм бер кешегә биш доллардан да күбрәк акча тотмау карала.

Ләкин дин вәкилләреннән торачак комитетлар киләчәктә шәригать кануннарын тирәнрәк мәгънәдә файдаланырга мөмкин дигән борчулар да бар.

Ток-шоуда катнашкан парламентның яшь депутаты Хәбип Даниш бу канун өлгесенә каршы чыга.

“Мин аны яклап тавыш бирмәячәкмен. Чөнки муллалар аны үз файдасында кулланачак”, ди ул.

Бу канун өлгесе чыккач, күпләр “Талибан” хәрәкәтен искә төшерде. Алар да заманында туйларда җыр-биюне тыя иде.

Туй күренеше
“Талибан”га ярарга тырышу

Кайберәүләр исә министрлык бу яңа канун өлгесен хөкүмәтнең “Талибан” белән араларын җайга салу өчен файдалана дип саный. Яшьләрнең бер вәкиле Сиар Әнвәри дә шундый фикердә тора.

“Хакимият бу мәсьәләне үз сәяси максатына ирешү өчен куллана. Ул “Талибан”ны бәхетле итмәкче. Ягъни гаилә акчасын исраф итмәү өчен шундый башлангыч белән чыктык дип күрсәтмәкче була. Миңа калса, бу канунны тормышка ашыру мөмкин түгел. Хакимият үз максатына ирешү турында гына борчыла, ә социаль проблемнарның нәтиҗәсен без татыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, рәсмиләрнең кешеләрнең туй эшләренә кысылуы бик кызганыч”, ди ул.

Канун өлгесе туй чыгымнарын гына кайгыртмый. Төзелгән комитет вәкилләре шулай ук туй күлмәкләре сәүдәсе белән шөгыльләнүче кибетләрне дә күзәтәчәк. Ягъни аларның хуҗалары шәригатькә туры килмәгән күлмәкләр, аерым алганда үтәкүренмәле, тәнгә сыланып торучы яки тәнне күрсәтүче киемнәр сатса, алар штрафка тартылачак, әгәр инде аннан соң да таләпләр үтәлмәсә кибетләрне ябып куячаклар.

Бу канун өлгесен карау көне әле билгеләнмәгән. Аны хөкүмәт караганнан соң парламент расларга тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG