Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләйсирә – «Татар моңы-2011» дипломанты


Фирдәүс Мортазин (с), Ләйсирә Шәрипова һәм Ринат Батталов
Фирдәүс Мортазин (с), Ләйсирә Шәрипова һәм Ринат Батталов

«Татар моңы-2011» бәйгесендә Удмуртиядән “Асылъяр” төркеме һәм яшь башкаручы Ләйсирә Шәрипова өч турны да уңышлы узып, дипломант исеменә лаек булдылар. Ләйсирә Казанда узачак йомгаклау концертында да катнашачак.

Ләйсирә Ижау шәһәрендә туып үскән. Удмурт дәүләт университетында югары белем ала. Булачак рәссам-дизайнер. Җыр бәйгеләрендә беренче генә катнашуы түгел.

Татар гаиләсендә туып үскән кыз бала үз халкының җырлары белән кызыксынып, башта тимерьюлчылар мәдәният сараенда тупланган “Гүзәл” ансамбленә, соңрак Ижау шәһәренең 2нче сәнгать мәктәбендә музыка укытучысы Фирдәүс Мортазин оештырган төркемгә килә.

Ләйсирә татар халык җырларына өстенлек бирә. “Алар күңелгә якын”, ди ул.

“Татар моңы” бәйгесенә Ләйсирә халкыбызның “Сахралар” җырын өйрәнгән. Элек катнашкан бәйгеләрдә дә татар халык җырларын башкарган. Түбән Новгород, Новосибирскида булып узган тимерьюлчылар арасында булып узган бәйгедә дә ул татар җырын башкаручы бердәнбер җырчы булган.

Ләйсирә Шәрипова бәйгегә икенче җыр итеп җирле авторларыбыз Фирдәүс Мортазинның Ринат Батталов сүзләренә иҗат иткән “Каен зары” җырын сайлаган.

Шагыйрь Ринат Батталов: “Ләйсирә башкаруында җырны тыңлап, хәтта күз яшьләрем чыкты”, диде.

Ринат Батталов әлеге шигырьнең язылу тарихын да искә алды. Үткән гасырның 80нче елларындагы вакыйгалар сәбәп булган аңа. Әфганнан кайгылы хәбәрләр килә башлады, табутларда татар егетләре кайтарылды. Әмма әлеге шигырьнең кемнеңдер язмышы турында гына булмавын билгеләп үтте шагыйрь. Шигырь, гомумән, яшьләрнең вакытсыз өзелгән гомерләре, кавыша алмаган парлар, сүнгән мәхәббәтләре, һәм улларын югалткан ата-аналарга багышлап язылган булган .

Җырның көен иҗат итүче Ижау шәһәренең 2нче сәнгать мәктәбе укытучысы Фирдәүс Мортазин әлеге шигырьне очраклы рәвештә тапкан. Укып, эчтәлегенә төшенгәч, җыр туган.

Ринат Батталов үзенең шигырьләр җыентыкларын Ләйсирә Шәриповага да, Фирдәүс Мортазинга да бүләк итте. Әлеге иҗат төркеме тамашачыга тагын яңа җырлар тәкъдим итәр дигән ышаныч зур.
XS
SM
MD
LG