Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлинда НАТО министрларының киңәшмәсе тәмамлана


Бүген Берлинда НАТО илләре тышкы эшләр министрларының ике көнлек киңәшмәсе тәмамлана. Европа Берлеге вәкилләре белән бергә узган киңәшмәдә Либия турындагы вазгыять турында сүз булды.

Очрашуга килүчеләр Либиядә хәлләрнең тотрыклануы өчен Мөәммәр Каддафинең җитәкчелектән китү кирәк, дип килеште.

Бүген НАТО министрлары берлекнең Европаның көнчыгышындагы партнерлары – Русия, Украина һәм Грузия белән мөнәсәбәтләре турында киңәшләште.
XS
SM
MD
LG