Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоградта яшь аналар ачлык игълан итте


Волгоградта балалар бакчаларының җитмәвенә рәсмиләр игътибарын җәлеп итү максатында 16 яшь ана өч көнгә ачлык игълан итте.

“Русия балаларына – мәктәпкәчә белем бирү өчен” дип исемләнгән хәрәкәткә кергән хатын-кызлар кичә өлкә хакимияте бинасы каршында урам җыены уздырды. Пикетка килүчеләр “Үзегезнең эш хакларыгызны арттыру урынына балалар бакчалары салыгыз”, “Бердәм Русия, бала таптык, гафу итегез”, “Улым бакчага йөрмәде, армиягә дә бармаячак”, дигән шигарьләр тоткан иде.

Урам җыенында катнашкан хатын-кызлар янына өлкә думасындагы коммунист депутат Николай Паршин чыкты. Аңа аналар үзләренең балалар бакчалары һәм тәрбиячеләргә акчаны арттыру турында таләпләрен тапшырды.

Ачлык игълан аналар Волгоградтагы барлык балаларга 2013 елның 1 апреленә кадәр бакчада урын булдыруны таләп итә. Яшь ярымнан бакчада урын булмаган балага урын табылганчы йәки бала мәктәпкә барганчы аена кимендә 5100 сум акча түләнүен тәкъдим итә.

Ачлык игълан иткән 16 ана шулай ук үз балаларын 1 майга кадәр бакчаларга урнаштырырга, юкса 4 майда ачлык чарасын кабат башлаячарга җыенуларын игълан итеп белдерү ясады.
XS
SM
MD
LG