Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

Сембердә Тукайга багышланган чара узды


Бәйрәмнең төп эчтәлеге өлкәнең байтак авылларыннан килгән укучыларның Тукай әсәрләрен укудан гыйбарәт булды.


Чара башында Алсу Әлмәтева җитәкчелегендәге нәниләр төркеме “Әпипә”не тәкъдим итте.

Өлкә үзәгенең 55нче мәктәбе укучысы Энҗе Сатдинова шундый шигырь сөйләде:

Күпме михнәт күргән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән?!
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңелдән.

28нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучысы Марс Мингалиев “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән өзек тәкъдим итте:

Шулай итеп өлкән бүре суга китә,
Кайтмый бүре – озак кына заман үтә.
Кайтмый бүре – үзе дә юк, исе дә юк,
Мәҗлес халкы арып бетә көтә-көтә…

Тереньга (Тирәнкүл) районының Скугареевка (Иске Гәрәй) исемле катнаш халыклы урыс авылы кызы Гүзәл Молоткова:

В школе когда обучались, телдә сөйләтмәделәр.
Говорят, что мамаң теле кирәк түгел ведь нигде.
Без тебя хлеблар үсә, нифет табыла везде
Дальше-болше жить иткәндә
Нужен ли син - вряд ли.

Чынлы районы үзәге Зур Нагаткин касабасының икенче сыйныф укучысы Альбина Шагаева Тукай рухы мәңге яшәсен өчен, ана телен сакларга кирәклегенә басым ясады:

Телеңне йотма, туган телне онытма.

Ульян районының Бирючевка исемле урыс авылы кызы Фәния Бакиева Тукайның мәркәзебез Казанны данлаучы шигыре белән чыкты:

Әйди иртәнге намазга бик матур моңлы азан.
И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан!

Чардаклы районының Енганай авылы мәктәбе укучысы Йолдыз Әлимова Тукаебызның халык аңында мәңге яшәячәгенә инануын белдерүче сүзләрен шигъри юлларга салырга тырышкан:

Милли үзаң сакланганда
Җыр күңелдән җуелмас.
Сабый җанлы оныклар да
Моң һәм телдән аерылмас.

Еллар узар, Тукай яшәр
Җаннарга моңын биреп.
Җир йөзендә мәңге калыр
Җырларын моңа күмеп.

“Өмет” гәзитенең мөхәррир урынбасары Рузия Хәлимова Тукай әсәрләренә багышланган рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалуы турында сүз тотты. Аннан соң җирле рәссамыбыз – жюри рәисе Ирек Нуртдинов иң уңышлы рәсемнәр авторларына бүләкләр тапшырды.

Бәйгедә төрле номинацияләр буенча катнашкан укучыларга бүләкләр һәм мактау кәгазьләрен Автономия рәисе Рәмис Сафин да өләште.

Гомумән алганда, әлеге бәйрәм эчтәлеге буенча да, оештырылуы ягыннан да уңай тәэсир калдырды. Тик аңлашылмаган нәрсәләр дә күзгә ташланырлык иде. Мәсәлән, мондый күркәм чара тулы залда – күбрәк мәктәп балаларын җәлеп итеп оештырылса, хәерлерәк булыр иде ич. Аннан тыш, бәйрәмгә, нигәдер, бары тик үзләре чыгыш ясаячак укучылар гына чакырылган булып чыкты. Җитмәсә, бәйрәм үзе дә залда түгел – вестибюльдә генә узды.

Шулай килеп чыга инде: иң уңган балаларыбыз гына үзара таныштылар, ярыштылар, бер-берсен тыңладылар, карадылар.

Бу җәһәттән, элекке хатирәләр дә искә төшә. 1988 елда бөтен Советлар Берлегенең беренче чарасы итеп, булып аваз салган татар оешмасы “Туган тел”, үзен таныту һәм милли рухны уяту максатыннан, нәкъ Тукаебызга таянып, аңа багышланган чара оештырган иде. Анда Тукай турында тәкъдим ителгән нотык бөек шәхесебезнең шигырьләре һәм аның сүзләренә җырланучы халык моңнары белән чиратлашып барды. Әле шунысы да бар: түләүле булуына карамастан, Чкалов исемендәге мәдәният йорты залы шыгрым тулы булган иде. Нәкъ шул уңыш аркасында мәдәният йорты мөдире Нина Лупандина артабан оештырылган чаралар өчен залны һәрдаим бушлай бирә килде.

Хәзер исә, шөкер, мөмкинлекләребез күбрәк. Аларны тиешле дәрәҗәдә куллануны телисе генә кала.

Бу чараны Тукайга багышланган алда торучы чараларга методик ярдәм дип тә кабул итәргә буладыр. 17нче китапханәдә һәм татар сыйныфлары тупланган мәктәпләрдә дә Тукайга багышланган чаралар да көтелә.

XS
SM
MD
LG