Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Иттифак”ка 20 ел: сәясәткә кайту теләге бар


Фәүзия Бәйрәмова, Галишан Нуриәхмәт, Наил Нәби
Фәүзия Бәйрәмова, Галишан Нуриәхмәт, Наил Нәби

“Иттифак” татар милли бәйсезлек фиркасе 20 еллыгын билгели. Зур сәясәткә яңадан кайту теләге дә бар. Партия рәисе, язучы Фәүзия Бәйрәмова юбилей уңаеннан “Фикер” клубында яшьләр белән очрашу үткәрде. Фиркагә яшь көчләр кабул ителде.


1991 елның 13-14 апрелендә “Иттифак” милли бәйсезлек фиркасенең беренче корылтае уза. Партия Татарстанга тулы бәйсезлек яулау максатын куя. Фирканең төп идеологлары галимнәр Рашат Әмирхан, Рафаил Мөхәммәтдинов була. “Иттифак” оешуга 20 ел тулган көннәрдә аның рәисе Фәүзия Бәйрәмова “Азатлык” белән әңгәмә корды.

Фәүзия ханым, 20 ел элек татар иҗтимагый үзәгенең гөрләп эшләгән чагы, демократия еллары. Ни өчен шул вакытта “Иттифак” фиркасе оешты?

“Иттифак” 1990 елда ук оеша башлады. Ни өчен партия булып оештык? Бу сорауны миңа еш бирделәр: ни өчен иҗтимагый үзәктә генә эшләмисез, ник аннан аерылырга. Ул елларда татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләр белән тыныч кына эшләргә, союздаш республика дәрәҗәсе алырга теләгән иде. Әмма без империянең нәрсә икәнен белеп тора идек.

“Иттифак” партиясе башта ук Татарстанның тулы бәйсезлеге өчен көрәшүен әйтеп куйды. Татар теле генә дәүләт теле һәм Татарстан ватандашлыгы гына булырга тиеш дигән програм татар иҗтимагый үзәгенә ошап җитмәде. Шул сәбәпле аерылырга туры килде. Әмма аерылу устав белән програмда гына күренде. Чараларны һәрвакыт бергә уздырдык.

Әмма 1990 елларның уртасындагы Татарстан вазгыятенә бәя биргәндә, без тагын аерылдык. “Иттифак” җитәкчеләрне бәйсезлекне сатуда гаепләде.

Бу 1994 елда Шартнамә төзегән вакытлармы?

Әйе. Шартнамәне кабул итмәдек. Татарстан җитәкчеләренең чигенүен кискен тәнкыйтьләдек, оппозициягә күчтек. Ә татар иҗтимагый үзәге һаман җитәкчеләр белән эшләргә тырышты. Бу ялгышны алар хәзер генә аңлады.

Бер яктан караганда, тел һәм ватандашлыктан тыш, “Иттифак”ның програмы тормышка ашырылган. Аны тулысынча үтәү өчен көрәш булдымы?

Депутат буларак бу вазгыятьне үзгәртергә тырышып карадым. Ягъни бер тел һәм ватандашлык булырга тиеш, дидем. Хәтта Татарстан Конституциясен кабул итүдә катнашмаска уйлаган идем. Әмма мине үгетләделәр. Аннан соң татар теле урысныкы белән тигез булсын дип, Татарстан хакимнәренә басым ясарга тырыштык. Хәтта мәхкәмәгә кадәр барып җиттек. Гомумән, ул елларда милләтчеләр җитәкчеләрне, җитәкчеләр безне мәхкәмәгә биреп торды.

“Иттифак” партиясе куйган максатлар теоретик яктан үтәлсә дә, аны гамәлгә ашырганда җитәкчеләр көрәш мәйданында үзләре генә калды. Ә без урамда калдык – депутатлыктан төшереп калдырдылар. Аннан милли партияләрнең сайлауда катнаша алмавы турында канун кабул ителде. Моны да туктатып булмады. Шул сәбәпле урам фиркасенә әйләнеп калдык.

“Иттифак” партиясе зур сәясәттән тулысынча киттеме, әллә кире кайту өмете бармы әле?

Аның өчен Русия белән Татарстанда демократия булу кирәк. Төбәк партияләрен тыю турындагы канун юкка чыгарылырга тиеш. Башка милли-төбәк фиркаләре дә сайлауда катнаша алмый. Әйтик, Татарстанда “Республика” партиясе бар иде. Алар да төшеп калды. Ә Фәрит Мөхәммәтшин төзегән “Татарстан – Яңа гасыр” фиркасе “Бердәм Русия” астына барып керде. Бу партияләр барысы да бетте.

“Иттифак”ның зур сәясәткә кайтуына өметем бар. Чөнки без рәсми теркәлгән, кануни яктан мөмкинлекләр бар. Партиягә яңадан яшьләрне кабул итә башладык. “Фикер” клубында җиде студент “Иттифак”ка керде. Һәм “Иттифак” партиясенең Казан бүлеген әлеге яшьләр белән торгызырга уйладык.

Зур сәясәт нәрсә ул? Зур сәясәт – сайлауда катнашу, хакимияткә үтү һәм үзеңнең програмыңны үтәү. Ә урамда мөрәҗәгатьләр кабул итеп йөреп кенә максат-бурычларны тормышка ашырып булмый. Шул ук бәйсезлек, тел мәсьәләсен. Аның өчен кулда җайланма булырга тиеш. Ә бу – депутатлар, министрлар кулында. 90нчы елларда бу безнең кулда иде. Шуңа уңышларга ирештек. Ә алга таба болай эшләү бик авыр буларак. Бу сәясәт түгел.

Фәүзия ханым, соңгы вакытларда “Бердәм Русия” партиясе өчен аз тавыш бирә башладылар. Бигрәк тә, урыс төбәкләрендә. Ә Татарстанда бу партия өчен 99% тавыш биргән татар районнары бар. Киләчәктә федераль фиркаләр урынына милли партияләр килү ихтималы бармы?

Бу Татарстанның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль булуыннан килә. Хәзер Татарстанда “Иттифак” – бердәнбер милли партия. Милли фиркаләр тиз генә хакимияткә килмәс. Чөнки халыкны беренче чиратта социаль мәсьәлә борчый. Ә бу сәясәттә, хакимияттә кем булуга барып төртелә. Халык моны аңлагач, үзгәрешләр булыр.

Ә менә Татарстанның Чирмешән районында халыкның 100% “Бердәм Русия”не сайлавы – җирәнгеч күренеш. Чөнки хайван гына шушылай бердәм булып абзарга керә. Бу бит халыкта көлү. Моның өчен Татарстанның, татар милләтенең дәрәҗәсе төшә. Һәр партия парламентка үтсен, гадел көрәш булсын! Менә ул вакытта әйтерләр. Хәзер кыргызлардан көлгән булалар, ләкин татарда кыргыз хәтле дә баш юк икәне күренде.
XS
SM
MD
LG