Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскидагы шартлауда үлүчеләр 13 кешегә җитте


11 апрель көнне Мински метросындагы шартлауда каты яраланган тагын бер кеше үлде. Беларусның сәламәтлек саклау министрлыгы, хастаханәгә салынган 160 кешенең 21енең хәле авыр, дип белдерде.

Террор гамәлен оештыруда шикләнелгән 5 кеше кулга алынган. Алар арасында бер хатын-кыз да бар.

Беларус эчке эшләр министрлыгы бомбаны ясаучы һәм аны шартлатучы Витебскида туган дип белдерә.

Тикшерү Мински метросында террор гамәлен оештыручылар 2005 елда Витебскида һәм 2008 елда Минскидагы шартлауларны да оештырган, дигән нәтиҗәгә килгән.
XS
SM
MD
LG