Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телен укытуга каршы һәм аны яклап ике урам җыены узды


Татар телен яклау чарасы, 16 апрель, 2011 ел, Казан.
Татар телен яклау чарасы, 16 апрель, 2011 ел, Казан.
16 апрель Татарстанның мәгариф министрлыгы каршында урыс телен яклап һәм татар телен мәҗбүри укытуга каршы урам җыены узды. Анда катнашучылар мәктәпләрдә рус телен укытуны арттырырга чакырды. Бу җыенда 200дән артык кеше катнашты. Пикетчылар кулларына “Татарстан Конституциясе Русиянеке белән тәңгәлләштерелсен”, “Балаларыбыз өчен сыйфатлы рус теле белеме таләп итәбез”, дигән шигарләр тоткан иде.

Татар мәгарифен яклаучылар исә Кирмән янындагы Муса Җәлил һәйкәле янында җыелып милли мәктәпләрне сакларга чакырды. Татар пикетында 200ләп кеше катнашты. Алар “Татар телен өйрәнергә теләмәсәгез – тиздән кытайча өйрәнә башларсыз”, “Радио, телевидение, газеталар, халкыбызга хезмәт итегез”, “Татарстанда яшисез икән – татар телен өйрәнегез!” дигән шигарләр тоткан иде. Җыен “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG