Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядәге ETA төркеме кораллы көрәшне туктатуын белдерде


Испаниядәге басклар төбәгенең бәйсезлеге өчен көрәшүче ETA төркеме “кораллы көрәшне туктатуы һәм низагка сәяси чишелеш эзләве” турында белдерде.

Франциядә үз активистларының кулга алынуына карамастан, ETA ел башында кабул ителгән көч кулланмау турындагы килешүне бозмаячагын хәбәр итте.

Испания премьер-министры Хосе Луис Родригес Сапатеро ETA белән сөйләшүләр мөмкинлеген кире какты.

Соңгы 40 елда Испаниядә ETA оештырган террор гамәлләрендә 800ләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG