Accessibility links

АКШта көчле давылда 30 кеше һәлак булды


Американың көньяк-көнчыгыш штатларыннан узган торнадода 30лап кеше һәлак булды. Дистәләгән кеше өсләренә җимерекләр төшеп яраланды. Йөзләгән йорт җимерелде. Йөзләгән мең кеше утсыз калды.

Вирджиниядә дүрт кеше, Төньяк Каролина штатларында тугыз кеше үлде.

Оклахома, Миссисипи, Арканзас, Алабама һәм Джорджия штатларында 17 кеше һәлак булды.

Көчле давылның башкала Вашингтон һәм Балтимор шәһәренә дә җитүе ихтимал, дигән кисәтү ясалды.
XS
SM
MD
LG