Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Британия Либиядә хәрби чараларда катнашу ихтималын кире какты


Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон, британ көчләренең Либиядә Мөәммәр Каддафигә каршы чарада катнашу ихтималын кире какты.

Sky News каналына биргән әңгәмәдә Кэмерон, халыкара коалиция БМО Иминлек Шурасы билгеләгән резолюция кысаларыннан чыкмаячак, дип белдерде.

“Иминлек Шурасы Либия өстеннән очышларны тыю һәм илнең тыныч халкын саклау турында резолюция кабул итте. Либиягә гаскәр кертеп аны оккупацияләү мөмкин түгел”, диде Кэмерон.

Британия премьеры Каддафи көчләре кулында булган Мисурата шәһәре халкына ашыгыч ярдәм күрсәтергә һәм Каддафине хакимияттән китәргә чакырды.

Каддафи хәрби көчләре илнең көнбатышында гыйсьянчылар иң күп җыелган Мисурата каласын утка тотуны дәвам итә. Либиянең көнчыгышында сугыш Адҗәбия шәһәре өчен бара.

XS
SM
MD
LG