Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Тукай туган көнгә әзерләнә


Балалар “Энҗе бөртекләре“ндә катнаша
Балалар “Энҗе бөртекләре“ндә катнаша

Мәскәүдә Габдулла Тукай юбилеена әзерлек бара. 24 апрельдә Татар мәдәни үзәгендә “Энҗе бөртекләре” фестиваленең йомгаклау концерты узачак. 26 апрель көнне Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы булачак. 27 апрельдә Пушкин театрында Казан яшьләр театры “Печән базары” спектаклен күрсәтәчәк.

26 апрельдә Татар мәдәни үзәгенә бик якын булган бер урында, Новокузнецкий урамында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылыр дип көтелә. Бу турыда сүз берничә ел бара иде инде. Хәтта һәйкәлгә акча җыяр өчен фонд та ачылды дигән хәбәрләр йөргән иде. Тик нигәдер ул эшләрнең нәтиҗәсе күренмәде.

Тукай һәйкәле куелачак урын
Хәзер инде һәйкәлне Татарстан бүләк итәчәк, диләр. Килешүләргә караганда, һәйкәл куелачак урын, аның гранит баскычлары һәм башка җиһазлар Мәскәү хөкүмәте исәбеннән ясалырга тиеш булган. Әмма алардан бернинди дә ярдәм юк. Әлеге дә баягы, татар мәнфәгатен татар үзе кайгыртырга тиеш булып чыга. Хисапларга караганда, һәйкәл өчен урын әзерләү, нигезен салу, гранитка төрү һәм башка җиһазлар гына да 15 миллион сум төшәчәк дип әйтәләр. Монда бит инде бүрек җибәреп кенә булмый, күп акча, бер бүреккә сыеп бетмәс.

“Ничек кенә булмасын, һәйкәл ачылачак”, ди Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин.

Һәйкәл куелачак урында эш бик кызу бара. Бу эшләргә милләттәшебез Азат Вәлиев җитәкчелегендәге “СУПР” ширкәте алынган. Алар җир асты, метро эшләре белән шөгыльләнәләр. Һәйкәл ачылырга ике атна калып барган көннәрдә әле нигезне бетонлаштыру гына бара.

Һәйкәл ачылу тантанасы 26 апрель көнне 16 сәгатьтә башланачак. Ачылыштан соң мәдәни үзәктә Тукайга багышланган концерт программасы булачак.

27 апрельдә Пушкин исемендәге театрда Казан яшьләр театрының “Печән базары” спектакле күрсәтеләчәк.

Ай дәвамында "Энҗе бөртекләре” фестивале бара

Тукайга багышланган чаралар әле һәйкәл ачылышына кадәр 24 апрельдә мәдәни үзәктә башланачак. Биредә инде 15 еллык тарихы булган “Энҗе бөртекләре” дип аталган Габдулла Тукай исемендәге фестивальнең йомгаклау концерты булачак.

Фестиваль үзе бер айдан артык бара инде. Этномәдәни юнәлешендә тәрбия бирә торган балалар бакчасында (алар Мәскәүдә икәү), шундый юнәлештә эшләүче 959нчы, 1186нчы мәктәпләрдә дә әзерлекләр барды. Узган атна ахырында фестиваль комитеты ул бакча һәм мәктәпләрдә булып, иң талантлы балаларны сайлады.

"Аккошлар биюе"
Фестиваль биш төрле номинациядә, 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар арасында уздырыла. Биредә җыр, бию, нәфис сүз, музыка коралларында уйнаудан башка, Габдулла Тукайның әсәрләрен сәнгатьле башкаручыларга аерым бер номинация дә билгеләнгән.

Сания Исмәгыйлова җитәкчелегендәге 318нче балалар бакчасында биш яшьлек балаларның чыгышлары жюри әгъзаларын таң калдырды. Алар композитор Наилә Фатехова музыкасына язылган “Безнең Тукай” дип аталган өр-яңа җыр өйрәнгәннәр.

Габдулла Тукайның “Таян Аллага” шигырен 5 яшьлек Әйшә Патшоева бик тә оста башкарды. Аның чыгышы йомгаклау программасына кертелде.

Әлбәттә, фестивальнең төп программасын 1186нчы мәктәп балалары чыгышлары тәшкил итә. Алар җырда, биюдә, нәфис сүздә үз осталыкларын күрсәттеләр. “Энҗе бөртекләре“ фестивале турында мәктәп мөдире Лемма Гыйрфанова болай диде:

“Безнең мәктәп Мәскәү күләмендә мәктәпләр арасында уздырылган барлык фестивальләрдә дә катнаша. Әле генә безнең хор төркеме беренче урынны яулап алды. Без ел башыннан бирле шигърият эчендә йөзәбез. Мәктәбебез Муса Җәлил исемен йөртә бит. Аның туган көненә барлык сыйныфлар да аерым программа әзерли. Анысы инде гыйнвар башыннан ук башлана.

Быел менә Габдулла Тукай елы. Без аңа да әзерләнәбез.“Энҗе бөртекләре” фестивале бик мәртәбәле фестиваль. Безнең балалар анда 1998 елдан бирле катнаша. Тик быел безнең мәктәптә авыр ел булды. Тикшерүләр бик күп. Әле белем сыйфатын тикшерәләр, әле башкасын. Укытучыларга бик авырга килә. Хисапларын да яз, дәресен дә бир, фестивальләргә дә әзерлән. Эшләре бик күп инде. Тик безнең программа әзер. Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларыбыз да бар, сәхнә әсәре булып әзерләнгән Шүрәле, Былтыр образларын тудырган биюләребез дә бар, йомгаклау концертында да катнашырбыз дип өметләнәбез.

Мәктәп алдында торган үзгәрешләр, оптимизацияләр нәтиҗәсендә кайбер укытучылардан баш тартырга туры киләчәк диде. Хезмәт хакы укучылар санына карап түләнәчәк. Гимназияләрдә безнең мәктәпләргә караганда ике тапкыр артык түләнә. Шуның өстенә бездә балалар саны да кимрәк. Укытучыларның хезмәт хаклары да кимергә мөмкин. Шуның өчен хәзерге вакытка кадәр мәктәптә эшләгән кайбер белгечләрдән баш тартырга туры киләчәк”.
318нче балалар бакчасы балалары матур күлмәкләрен йомгаклау концертында киячәкләр
XS
SM
MD
LG