Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:30

Кеше хокукларын яклаучы Freedom House 37 илдә интернеттагы иреклек торышы турында еллык хисабын чыгарды

Интернет һөҗүмнәреннән, сәяси цензурадан, хөкүмәтләрнең интернет инфраструктурасын контрольдә тотуыннан интернеттагы иреклеккә куркыныч артканнан арта бара. Кеше хокукларын яклаучы Freedom House оешмасының дүшәмбе көнне җәмәгатьчелек игътибарына чыгарылган «Интернеттагы иреклек 2011: Интернет һәм дигитал медианы дөньякүләм бәяләү» исемле хисабында шундый борчылу белдерелә.

Интернеттагы иреклеккә мондый һөҗүмнәр интернет кулланучылар кисәк артып киткән чорга туры килә. Соңгы биш елда дөньяда интернет кулланучылар икеләтә арткан.

Яңа төр медианың тәэсире артуга хөкүмәтләр интернеттагы гамәлләрне контрольгә алырга, мәгълуматның ирекле агышын чикләргә һәм интернет кулланучыларның хокукларын башкача бозырга тырышулар белән җавап бирә.

Дэвид Крэмер
Freedom Houseның башкарма мөдире Дэвид Крэмер “Мондый тәфсилле нәтиҗәләр интернет иреклегенең җиңел генә бирелмәвен күрсәтә”, - ди.
Аның әйтүенчә, демократия булмаган илләрдә интернетта ирекле фикер белдерүне чикләүгә күбрәк игътибар бирелә.

Freedom House мондый хисапларны 2009 елдан бирле әзерләп килә. Быелгы хисапта 37 илдәге вәзгыять тикшерелгән. Ул илләргә бәя биргәндә интернетка тоташуга чикләүләр, интернеттагы мәгълуматларны чикләүләр һәм кулланучыларның хокукларын бозулар исәпкә алына.

Тикшерелгән илләр арасында Эстония интернет иреклеге иң зур булган ил дип атала. Аннан соң Кушма Штатлар килә. Иң соңгы урында исә Иран. 11 илдә ирек юк дип бәяләнгән. Алар арасында Белорус, Бирма, Кытай, Куба, Согуд Гарәбстаны һәм Тайланд та бар.

Freedom House алдагы елда интернеттагы иреклек аеруча куркыныч астында булган берничә илне аерым төркемгә керткән. Алар – Русия, Үрдүн, Тайланд, Венесуела һәм Зимбабве.

“Русиядә бәйсез телевидение каналларының бетерелүе һәм 2000 елдан бирле матбугатның чикләнүе сәбәпле интернет җәмәгатьчелекнең фикер алышуы һәм сәяси карашларны белдерү өчен чагыштырмача ирекле булган соңгы чарага әверелде”, - диелә.

Әмма интернетка тоташу мөмкинлекләре арткан вакытта интернеттагы иреклек кимегән. Русия блоггерларын куркыту очраклары арткан. 2009 һәм 2010 елларда хакимият блоггерларга кимендә 25 мәртәбә комачауларга маташкан, 11 блоггер кулга алынган.

Бу ел ахырында парламент сайлавы, киләсе язда президент сайлавы үтү сәбәпле хөкүмәтнең интернетка тәэсир итү тырышлыклары артыр дип көтелә.

2009 елгы хисапта тикшерелгән 15 илнең тугызында соңгы ике елда интернет иреклегенең кимүе күзәтелгән. Быел беренче мәртәбә тикшерелгән илләрнең кимендә яртысында интернет иреклеге кими бара диелә. Блоггерларны бастыру, цензураның артуы, киберһөҗүмнәр еш кына сәяси киеренкелек, шул исәптән бәхәсле сайлаулар чорына туры килә.

Төп юнәлешләр

Социаль медиа куллану артуга каршы цензура кулланыла:
Facebook, YouTube, Twitter кебек интернет җимешләренең популярлашуы арту белән хөкүмәтләр үзләренең цензура сәясәтен аларга каршы да юнәлтә. Тикшерелгән 37 илнең 12-сендә хакимиятләр мондый хезмәтләрне куллануны вакытлыча яки бөтенләйгә тыйган.

Блоггерлар һәм гади кулланучылар кулга алына:
Блоггерлар, онлайн журналистлар, кеше хокукларын яклаучылар һәм хәттә гади кулланучыларның интернеттагы язмалары өчен кулга алынып төрмәгә ябылу мөмкинлеге арта бара. 37 илнең 23-ендә, шул исәптән демократик илләрдә дә, кимендә бер блоггер яки гади кулланучы интернеттагы язмалары өчен тоткарланган.

Хөкүмәтне тәнкыйтьләүчеләргә киберһөҗүмнәр көчәя:
Хөкүмәтләр һәм аларның тарафдарлары активистларның интернеттагы эшчәнлегенә, аларның аралашуына, интернет сәхифәләренә каршы техник һөҗүмнәрне арттыра. Мондый һөҗүмнәр 37 илнең 12-сендә булган.

Сәяси цензура һәм эчтәлеккә каршы чаралар арта бара:
37 илнең 15-ендә сәяси эчтәлекле язмаларга күп очракта киртә куела. Бу илләрдә сәхифәләргә блок, киртә кую очраклы рәвештә түгел, ә хөкүмәтнең кулланучыларга мәгълуматны җиткермәү, шул исәптән аларның бәйсез хәбәр чыганакларын, кеше хокукларын яклаучы төркемнәр сәхифәләрен карау мөмкинлекләрен чикләү сәясәте нәтиҗәсе булырга охшый диелә.

Хөкүмәтләр интернет инфраструктурасының үзәкләштерелгән булуын интернетка тоташуны чикләү өчен куллана:
Илнең халыкара интернетка бәйләнешен үзәкләштереп хөкүмәт контролендә тоту интернетта ирекле фикер белдерүгә, бигрәк тә сәяси чуалышлар вакытында, зур куркыныч тудыра. Тикшерелгән 37 илнең 12-сендә хакимиятләр инфраструктурага контрольнең үз кулларында булуын сәяси һәм социаль бәхәсле эчтәлекле сәхифәләргә күп халыкның керүен чикләү өчен кулланган, ә кайбер очракларда хәтта интернетны тулысынча өзеп куйган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG