Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Татарстан килешүе кире кагылды


Федерация Шурасы Русиә белән Татарстан арасында вәкәләтләрне бүлешү килешүен кире какты. Килешүне хуплап 13 кеше тавыш бирде, 93 кеше каршы чыкты, 15 кеше тавыш бирмәде. Федерация Шурасы башлыгы Сергей Миронов, тавыш бирү алдыннан, бу килешүнең кабул ителүе сәйәси яктан куркыныч булачак, дип белдерде:

"Килешүне раслау – Русия Федерациясе субйектларының тигез хокуклы булу принсипына каршы килә һәм сәйәси куркыныч тудыра. Шулай ук бу – Русия президенты Владимир Путин соңгы 7 елда алып барган федерал реформадан читкә тайпылу булачак."

Тавыш бирү алдыннан чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрид Мөһәммәтшин исә, Русия төбәкләре тигез хокуклы әмма тигез түгел, дип белдерде:

"Без иктисади яктан төрле, төрле тирә-йак, төрле климат шартларында көн күрәбез, моңа күз йомырга йарамый, тигез хокуклар бар, әмма тигезлек йук. Һәр төбәккә мондый килешүләр аша үзендәге механизмларны табу хокукы бирелгән, федерал дәүләттә моннан куркырга кирәкми."

Килешүне Русиә һәм Татарстан президентлары 2005 елның үктәберендә имзалаганнар иде. Февраль башында аны Русиянең Дәүләт Думасы раслады.
XS
SM
MD
LG