Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:33

Питербурда Гәдел Русия фиркәсе корылтае үтә


Гәдел Русия узган үктәбердә милләтче Родина, Тормыш һәм Пенсионерлар партияләрен кушылуы нәтиҗәсендә төзелде.

Гәдел Русия башлыгы һәм Федератсиә Шурасы рәисе Сергей Миронов әйтүенчә, Гәдел Русия дикәбердә үтәчәк Дума сайлавларына үз программасын әзерли башлаган. Миронов бу программа сотсиал реформалар аша тормыш дәрәҗәсен күтәрүне күздә тотачак диде.

Ул үз партиәсенең хакимиәттә Бердәм Русия монополиясен җимерүенә өметләнүен белдерде.

Шулай да Миронов президент Путинның тугрылыклы яклавчысы. Тәнкитләвчеләр Гәдел Русия сүздә генә оппозицион партя булачак ди.

XS
SM
MD
LG