Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чейни Исламабадта Мөшәррәф белән очрашты


АКШ витсе-президенты Дик Чейни Пакстан президенты Пәрвәз Мөшәррәфкә әл-Каидә Пакстанның асаба җирләрендә туплана дигән фикер җиткерде. Чейни бүген көтелмәгәндә Исламабадка килеп Мөшәррәф белән очрашты. Очрашудан соң Пакстанның рәсми белдерүендә Чейни Әфгәнстанда Талибанның Көнбатыш көчләренә каршы язгы күтәрелеше турында күзләв ешләренә бәйле АКШның берничә борчылуын да җиткерде диелә. Чейни Пакстаннан соң президент Хәмит Карзаи белән очрашу өчен Әфгәнстанга килде. Әмма һава шартлары начар булу сәбәпле ул Кабулга барып җитә алмады, Баграм шәһәре янындагы АКШ хәрби ныгытмасында тукталды. Очрашу кичектерелде һәм әфгән рәсмиләр әйтүенчә, ул иртәгә булачак.
XS
SM
MD
LG