Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питербурда Гәдел Русия фиркәсе корылтае үтә


Гәдел Русия узган үктәбердә милләтче Родина, Тормыш һәм Пенсионерлар партияләрен кушылуы нәтиҗәсендә төзелде. Гәдел Русия башлыгы һәм Федератсиә Шурасы рәисе Сергей Миронов әйтүенчә, Гәдел Русия дикәбердә үтәчәк Дума сайлавларына үз программасын әзерли башлаган. Миронов бу программа социаль реформалар аша тормыш дәрәҗәсен күтәрүне күздә тотачак диде. Ул үз партиәсенең хакимиәттә Бердәм Русия монополиясен җимерүенә өметләнүен белдерде. Шулай да Миронов президент Путинның тугрылыклы яклавчысы. Тәнкитләүчеләр Гәдел Русия сүздә генә оппозицион партия булачак ди.
XS
SM
MD
LG