Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дарфур сугыш җинайәтендә гәйепләнүчеләр игълан ителде


Халыкара җинайәтләр мәхкамәсе баш прокуроры Суданның Дарфур төбәгендә сугыш җинайәтләре кылуда гәйепләнүче беренче 2 кешенең исемен атады. Баш прокурор Луис Морено-Оҗампо низагның кызган чагында ечке ешләр министры булган Әхмәт Харун белән хәрби җитәкче Гали Мөхәммәт Гали Габрахманны мәхкамәгә чакыруны сорады. 4 ел елек Дарфур гисянчылары хөкүмәткә каршы күтәрелгәннән бирле анда барлыгы 200 меңләп кеше үтерелде.
XS
SM
MD
LG