Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда Русиядән башка илләрнең хәрби ныгытмалары булмыячак


Таҗикстан үзендә Русиядән башка илләрнең хәрби ныгытмаларын булдыруга җыенмавын белдерде. Моны саклану министрлыгы сүзчесе Фаридун Мәхмәдалиев әйтте. Индиан Экспресс басмасы Дәһли Дүшәмбе янындагы Айни хәрби ныгытмасына үз боралакларын урнаштырырга җыена дип язып чыккан иде. Дүшәмбедәге хәрби ныгытмада Русиянең бер дивизиясе даими рәвештә тора.
XS
SM
MD
LG