Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:08

Тәһран уран баету таләбен тагын кире какты


Иран бүген Көнбатышның уран баетуны туктату таләбе канунсыз дип аны тагын кире какты. Моны тышкы ешләр министры Манучир Моттаки әйтте. Кичә БМО Иминлек Шурасының 5 даими әгзасы һәм Германия дипломатлары Иранның атом программасын туктату максатында яңа ресолүция әзерләү турында сөйләшә башлады.

Узган атнада БМОның халыкара атом енергия идарәсе Иран БМО Иминлек Шурасының уран баетуны туңдыру таләбен үтәмәде дип хисап бирде.

Британ премйер министры Тонй Блайр Иран БМОның уран баету таләбен үтәмәве белән бик нык ялгыша дип белдерде.

Блайр Лондонда хәбәрчеләргә Иранның соңгы белдерүләре зур борчылу уята, чөнки алар Тәһранның халыкара җәмәгәтчелеккә каршы чыгу ниятен күрсәтә диде.

XS
SM
MD
LG