Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Хәмас белән Русия сөйләшүләре тәмамланды


Биредә Хәмас җитәкчесе Халид Мишал белән Русия тышкы ешләр министры Сергей Лавров арасындагы сөйләшүләр тәмамланды. Лавров Фәлестин Идарәсенә каршы халыкара ярдәм чикләүләрен бетерүне яклавын белдерде. Әмма Мишал Хәмас Израилне танырга әзер түгел диде. Европа Берлеге, Русия, БМО һәм Кушма Штатлардан торган Якын Көнчыгыш Дүртлеге Фәлестин хөкүмәте Израилне танырга, көч кулланудан баш тартырга һәм елекке тынычлык килешүләрен хөрмәт итәргә тиеш ди.
XS
SM
MD
LG