Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев илнең икътисадын халыкара көндәшлеккә йараклаштырырга ярдәм итүче стратегиә кирәк дип белдерде.
Парламенттагы чыгышында Назарбаев Казахстанның 2000 елдагы тулаем җитештерү күләмен 2008 елда 2 мәртәбә арттыру мөмкин эш диде.
Президент икътисадны монополиәдән арындырырга һәм төбәктәге халыкара оешмаларда икътисадый интеграцияне арттырырга чакырды.
Ул шулай ук сәяси реформалар үткәрергә дә вәгъдә итте.