Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хезмәт яшендәге халыкта үлүчеләр Европа Берлеге илләрендәгедән 4.5% артыграк


Бу турыда Русия премьер министрының беренче урынбасары Дмитрий Медведьев эшмәкәрлек вәкилләре белән сәламәтлек һәм демография мәсьәләләренә багышланган очрашуда белдерде. Медведьев былтыр үлгәннәрнең 30 проценттан артыгы хезмәт яшендәге кешеләр диде. Ул шулай ук Русиядә кешеләрнең уртача гомер озынлыгы 66 ел, Кушма Штатлардагыдан 12 елга кимрәк булуын да белдерде.
XS
SM
MD
LG