Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

Путин Кадыйровны Чечня президенты итеп куя


Русия президенты Владимир Путин Рамзан Кадыйровны Чечня президенты вазыйфасына тәкъдим итте. Элек бәйсезлек сугышчыларының бер җитәкчесе булган 30 яшьлек Рамзан үтерелгән Чечня президенты Әхмәт Кадыйровның улы. Күптән түгел ул президент вазыйфаларын үтәүче итеп куелган иде. Путин бу карарын Мәскә янындагы Ново-Огарево утырмасында Кадыйров белән очрашу вакытында игълан итте. Чечня парламенты Кадыровны президент итеп раслау мәсьәләсен җомга карар дип көтелә.

XS
SM
MD
LG