Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Грозныйда кеше хокуклары конференциясе үткәрә


Чечня башкаласында Мәскәү оештырган кеше хокуклары конференциясе ачылды. Анда Европа Берлегенең кеше хокуклары комиссионеры Томас Һеммерберг та катнаша. Әмма Русиядәге һәм халыкара күренекле хокук яклау оешмалары бу конференциягә бойкот игълан итте. Алар бу чара Чечня президенты вазыйфаларын башкаручы Рамзан Кадыйровка легитимлык бирү өчен эшләнә диләр. Хокук яклаучылар еш кына Кадыйровны һәм аның җитәкчелегендә еш итүчеләрне кеше хокукларын тупас бозуда гаепли.
XS
SM
MD
LG