Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакы белән Тифлис АКШ радарларын үзләрендә урнаштыру турында сөйләшүләр алып бармый


Азәрбәйҗан һәм Грузия Кушма Штатлар белән ракета һөҗүменнән саклану системасының кайбер өлешләрен үз җирләрендә урнаштыру турында сөйләшүләр алып бармауларын белдерде. Азәрбәйҗан тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Хазар Ибраһим Азатлык радиосына "Азәрбәйҗанга бернинди мөрәҗәгәт тә килмәде һәм ул турыда бернинди сөйләшүләр дә бармый" диде. Грузия парламентының Саклану һәм Иминлек комитеты рәис урынбасары Николаз Руруа Грузиядә андый радарлар урнаштыруга шәхсән каршы булмавын белдерде АКШ һава көчләре генерал-лейтенанты, Ракеталардан Саклану Идарәсе мөдире Һенри Оберинг АКШ Кавказда ракета радарлары урнаштырырга тели дип әйткән иде. Кушма Штатлар Чехиягә радар базасы һәм Польшага ракеталарны бәреп төшерү корылмалары урнаштыру турында инде рәсми мөрәҗәгәтләр белән чыкты.
XS
SM
MD
LG