Accessibility links

Сеул Пхеньянга ярдәмне яңартырга ашыкмый


Төньяк Корея үзенең атом программасын бетерү эшенә керешми торып Көньяк Корея аңа һуманитар ярдәм бирергә теләмәвен белдерде. Бүген Сеулда ике Корея арасындагы сөйләшүләрне йомгаклау белдерүендә Төньяк Корея тагын бер мәртәбә үзенең төп атом реакторын 60 көн эчендә ябу турындагы 13 февраль килешүен үтәргә вәгдә бирде. Ике ил ярдәм турында сөйләшүләрне шул вакыт үткәннән соң яңартырга дип килеште. Бу сөйләшүләр ике Корея арасында соңгы 7 айдагы беренче хөкүмәтара сөйләшү булды.
XS
SM
MD
LG