Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:48

Багдадта шартлау кимендә 10 кешене үтерде


Гыйрак полициясе Багдадның шыгыйлар яшәгән Садр шәһәре өлешендә машина базарында бомба шартлап кимендә 10 кешене үтерде, 17-ләп кешене яралады дип белдерә. Полиция шулай ук Рамади шәһәрендә кораллы кешеләр футбол командасының 2 әгъзасын үтерде ди. Гыйракта әл-Каидәгә бәйле бер сугышчан төркем Дияла виләятендә эчке эшләр министрлыгының 18 хезмәткәрен тотык итеп алу өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Гыйрак Ислам Дәүләте дип аталган бу төркем аларны шыгый полициянең бер сөнни хатынны көчләве турындагы хәбәрдән соң үч кайтару өчен тотык итеп алганлыгын белдерде. Соңрак эчке эшләр министрлыгы 14 полиция хезмәткәренең мәете табылуы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG