Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта полиция хезмәткәрләрен тотык итеп алып үтерүчеләргә каршы чара башланды


Гыйрак көчләре 14 полиция хезмәткәрен тотык итеп алган һәм үтергән әл-Каидәгә бәйле гыйсъянчылар төркеме әгъзаларын тоту яки үтерү максатындагы чарага кереште. Ул полиция хезмәткәрләре узган атнакичтә юлда көтелмәгән һөҗүмнән соң югалды һәм соңрак Бакуба шәһәре янында аларның мәетләре табылды. Җомга көнне әл-Каидәгә бәйле гыйсъянчылар төркеме коалициясе интернетта ул полиция хезмәткәрләрен Багдадта бер сөнни хатынның шыгый полиция хезмәткәрләре тарафыннан көчләнүе турындагы хәбәрдән соң үч алу өчен үтергәнлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG