Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Индонезиядә яңгырлар 40 кешенең үлеменә китерде


Индонезия рәсмиләре әйтүенчә, илнең көнчыгышындагы Флорес утравында көчле яңгырлар сәбәпле сил төшеп кимендә 40 кешене үтергән. Тагын дистәләрчә кеше югалган. Су кайбер йортларны тулысынча агызып алып киткән. Хакимиятләр әйтүенчә, коткару-ярдәм төркемнәре ул төбәккә әле дә барып җитә алмый. Алар шулай ук йортсыз калганнарга ярдәм әзерләнүе турында белдерде.

XS
SM
MD
LG