Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Косово албаннары БМО планына каршы чыга


БМОның Косово планына протест белдереп Приштинада йөзләрчә албан җыелды. Бу чараны оештырган Үзбилгеләнү дип аталган төркем БМО планы Косовога тулы бәйсезлек бирми, һәм Косоводагы серб азчылыгына артык күп ташламалар ясый диде. Узган айда шундый бер демонстрациядә полиция белән бәрелеш чыгып бу төркемнең 2 әгъзасы һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG