Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан төркеме Сингапурда


Сингапур -- Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән төркем дүшәмбедә Сингапурга килде. Сишәмбедә анда Русия-Сингапур икътисад форумы ачыла. Татарстан бу форумда Русияне вәкиллек иткән дүрт төбәкнең берсе. Русия төркемен Русиянең икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф җитәкли. Татарстан төркемендә шулай ук республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Казан меры Илсур Метшин бар.
XS
SM
MD
LG