Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Әфганстанда НАТО һөҗүмендә цивиль кешеләр һәләк булган


Кабул – Узган төндә Әфганстанның Каписа вилаятендә НАТОның һава һөҗүме нәтиҗәсендә 9 цивиль кеше һәләк булган. Якшәмбедә Җалалабад каласы янында американ хәрбиләре белән гыйсьянчылар арасында булган бәрелештә 10 цивиль кеше үлгән иде. Әфганстан президенты Хәмит Карзаи бу уңайдан тәнкъит белдерде һәм җентекле тикшерү үткәрергә чакырды. Йөзләгән җирле кеше тыныч халыкның үлүе сәбәпле каршылык чарасы үткәрде.

XS
SM
MD
LG