Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:27

Кулов вакытыннан алда сайлавлар үткәрергә чакыра


Бишкәк – Кыргызстанның елекке премьер-министры Феликс Кулов төзегән яңа оппозицион төркем вакытыннан алда президент сайлавлары үткәрергә чакырды. Берүк вакытта аның сүзләренчә, "Лаеклы киләчәк өчен Берләшкән Фронт" дип аталган бу төркем хәзерге президент Корманбәк Бакыевның урыныннан китүен таләп итми. Кулов гыйнвар айында кабул ителгән яңа Конституциягә дә тәнкъит белдерде.

XS
SM
MD
LG