Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан президенты мәгәриф өлкәсен үзгәртә


Ашхабад – Төркмәнстанның яңа президенты Горбангули Бердымухамедов мәгәриф өлкәсендә үзгәрешләр башкаруын дәвам итә. Президент карары белән, мәктәп тәмамлавчыларны, югары уку йортына керер алдыннан, 2 ел эшләргә мәҗбүр иткән кагыйдә көченнән чыгарылды. Шулай ук, югары уку йортларында язма имтихан кайтарыла. Сапармурат Нийзаов чорында алар әңгәмә белән алыштырылган иде. Моңа кадәр президент - мәктәпләрдә 10 ел уку тәртибен кайтарган иде.
XS
SM
MD
LG