Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:59

Мөфтиләр шурасы дошманнар турында кисәтә


Русияең мөфтиләр шурасы, дәүләт оешмаларына, бар ватандашларга мөрәҗәгәт итеп, ислам дошманнарының Русия белән ислам дөньясы арасында чөй кагу тырышлыкларларына юл куймакска чакырды. Шураның сишәмбе көнне иглан ителгән белдерүендә әйтелгәнчә, Русиянең ислам дөньясы белән якынаювы ул дошманнарга тыңгылык бирми, чөнки андый якынаю аларның дөнья-күләм хакимлек итү ниятләренә каршы килә. Бүлгәлә дә хакимлек ит, дигән сәясәтне алга сөреп бу көчләр Русия белән ислам дөньясы арасында чөй кагырга тырыша, диелә белдерүдә. Мөрәҗәгәт авторлары белдерүенчә, аларның мәглүмәтенә күрә бу максатларга зур күләмдә акча бүленгән. Дин-ара, милләт-ара низакларны кабындырып җибәрүгә, Русиянең абруен төшерүгә юнәлтелгән чаралар әзерләнә. Шушы уңайдан Русиянең мөфтиләр шурасы Русиянең хакимиәт буыннарын, мөселман оешмаларын, башка дин вәкилләрен уяу булырга чакыра. Әлеге белдерүдә бу дошманнарның кемнәр икәне төгәл әйтелмәгән.

XS
SM
MD
LG