Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Гыйракта 90га якын кеше һәләк булган


Сишәмбедә Гыйракның Һилла каласында булган интихар һөҗүм нәтиҗәсендә 90га якын кеше һәләк булган, 150-дән артыгы яраланган. Бу корбаннар Кербала шәһәренә дини бәйрәмгә баручы шигыйләр булган, диелә. Ике интихарчы алар арасына кереп үз үзләрен шартлаткан.

Шулай ук бүген Американ хәрбиләре Гыйракта булган шартлавларда 9 американ хәрбиенең һәләк булуын хәбәр итте. 6-сы Сәләхетдин вилаятендә, машинага куелган бомба шартлав нәтиҗәсендә. Тагын 3-е – Диала вилаятендә юлга куелган бомба шартлав нәтиҗәсендә.

XS
SM
MD
LG