Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

Суматра җир тетрәвендә 70 кеше үлгән


Индонезиянең Суматра утравында булган көчле җир тетрәве нәтиҗәсендә кимендә 70 кеше һәләк булган. Дистәләгән бина җимерелгән. Күп кенә кеше хәрәбәләр астында калган дип санала. Коткару ешләре дәвам итә. Зилзиләнең дәрәҗәсе Рихтер үлчәме белән 6.3 бал тәшкил иткән. Җир тетрәве Суматрадан 400 чакырым ераклыкта булган Сингапурда да сизелгән.

XS
SM
MD
LG