Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда митинг куып таратылган


Тәһран – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүген Иран парламенты бинасы алдына җыелган хоккук яклавчылар төркеме белән полиция арасында чуалышлар булган. Бу төркемдә шул исәптән, студентлар, хатын-кызлар булган. Полиция аларга каршы җилем таяклар кулланган. Чараны оештыручыларның берсе Фатыйма Говатай Фарда радиосына берничә кешенең җәрәхәтләр алганын әйтте. "Полиция төркмене көч белән куып таратты. Бер кешебезнең аягы җәрәхәтләнде. Кайбер студентлар шулай ук җәрәхәтләр алды" ди Фатыйма Говатай.

Фатима ханым 4 Мартта Тәһранда тыныч демонстарция вакытында кулга алынган 30лап ханымның берсе. Аларның күбесе иреккә чыгарылган, 3се әле дә сак астында.
XS
SM
MD
LG