Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Мәскәү-Грозный һава юлы ачылды


Грозный – Чечнә президенты Рамзан Кадыров премиер-министр урынына Одес Баисолтановны тәкъдим итәчәген белдерде. Бу тәкъдимен ул якын арада Парламентка кертәчәк. Моңа кадәр Баисолтанов, Кадыров премиер булып торганда, аның беренче урынбасары иде.

Шушы белдерүен Кадыров бүген Грозный һава аланында, Мәскәү белән Грозный арасында һава бәйләнешен яңартуга багышланган тантанада ясады. Чечен рәсмиләре Мәскәүдән 1998 елдан бирле бернече тапкыр килгән очкычны каршылады.

XS
SM
MD
LG